Балтач таңнары
+7 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Гаҗәп хәлләр
28 Января 2018, 13:11
Өмә өлкәсендә "аҗдаһа" чуртан тотканнар
Өмә өлкәсе Тарск районынан бер балыкчы Иртыш елгасыннан "мөгез"ле чуртаннар тоткан.
Добавить в предпочтительные источники Google
Өмә өлкәсе Тарск районынан бер балыкчы Иртыш елгасыннан "мөгез"ле чуртаннар тотуы турында хәбәр итә "СуперОмск" мәгълүмат порталы.
Урындагы халык бу аномалия цирконий казып алу белән шөгыльлләнгән Тарск тау-баектыру комбинаты эшчәнлеге белән бөйле дип исәпли. Икенчеләр Байконурдан очырылган ракеталар калдыклары тайгага килеп төшүе тапбигатьтә төрле тайпылышларга китерә, дигән фикердә.
Балыкларны урындагы балыкчы узган ел ахырында, Чекрушево авылы тирәсеннән тоткан. Тотым балыкчыны хәйран калдырган. Бердән, алар икесе дә гигант чуртаннар. Берсе 14, икенчесе 7 килограмм авырлыкта. Кечерәк балыктан хәтта дүрт "мөгез" тырпаеп торган.
Аномаль балыклар аларны тотучыда бернинди дә шик тудырмаган. Аларның итен ашаганнар. Ә "аҗдаһа" чуртаннарның башларын, киптереп, балыкчы сувенир сыйфатында сакларга алып калган.
Бәлки бу аномалия радиация тәэсиреннән түгелдер дә. Моңа охшаш үсемнәр кеше тәнендә дә күзәтелә. "Тире мөгез" дигән төшенчә дә бар, югыйсә.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"