Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
10 ноябрь 2017, 21:12

Юл буенда басып тора, тик ул такси көтми...

Бүген Иске Балтачның "Илекәй оч" дип аталган төбәгендә көннең икенче яртысын юл читендә басып торып үткәргән ханымга күпләр игътибар иткәндер, мөгаен.

Бүген Иске Балтачның "Илекәй оч" дип аталган төбәгендә көннең икенче яртысын юл читендә басып торып үткәргән ханымга күпләр игътибар иткәндер, мөгаен
Кирәк-яраклары төялгән пакет-сумкаларын юл читенә тезеп куйган. Алар янында, ыспай киенгән, урта яшьләрдән өлкәнрәк ханым басып тора. Такси көтәдер, дип уйладым, төштән соң эшкә килгәндә. Көн дәвамында конторадан берничә тапкыр чыгып йөрергә туры килде. Сәер ханым урыныннан да кузгалмый, посттагы солдат сыман, һаман басып тора.
Бу ни хәл? Әллә бу ханым забастовка игълан иткәнме? Юкса, андый-мондый лозунгы күренми. Эш сәгате тәмамланып, өйгә кайтырга чыкканда баштан төрле уйлар үтте.
Ханым янына барып, нишләп биредә ярты көн буена басып торуы турында кызыксынмакчы булдым. Тик нәтиҗәсез. Бер җавап та ала алмадым. Аның бары тик күзләре генә яшьләнде...
Аптырагач, полиция хезмәткәрләре белән әңгәмәгә кердем. Алар бу хәл белән кызыксынырга өлгергәннәр. Калганынын тасвирлау артык булыр... Бу ханым турында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә хәбәр итү дә артык булмас, дип, анда да хәбәр иттем...
19::00 сәгатьләр тирәсендә, йомыш төшеп, янә шул төбәктән үтәргә туры килде. Сәер ханым һаман шул урында басып тора. Имеш-мимешләргә караганда, аның барыр урыны юк икән. Хәер болай дип әйтү дөрес тә булмас. Берәүләр әйтүенчә, ул гомум торакта вакытлыча яшәгән бүлмәсеннән үзе чыгып киткән... Тик урамда басып торып нәрсәгә ирешергә тырышадыр? Монысы гаҗәп. Юкса, тышта май ае түгел. Көндез үк ул өшегән кеше рәвшендә басып тора иде инде. Юл читендә йоклап китеп, аның машинага тапталу ихтималы да бар бит...
Читайте нас: