Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
2 ноябрь 2017, 16:09

Канадада 13 ел элек югалган йөзек бик кызык шартларда табылган

Кишер унөч ел элек югалган йөзекне табарга булышлык иткән.

Канадада яшәүче 84 яшьлек Мэри Грэмс 2004 елда бакчада эшләгәндә йөзеген югалта. Йөзекне 13 елдан соң гына табалар. Дөресрәге, аны кишер тапкан. Килене бакчадан алып кергән бер кишернең сәер формалы булуына игътибар иткән. Яхшылап караса, кишер балдак киеп үскән икән!
Читайте нас: