Чалыш тәпи бал исен сизгәндерме, бәлки вагон эчендге табында аннан да тәмлерәк сый булгандар. Аю тыелеп тора алмаган, анда тәрәзәдән кермәкче булган. Күрәсең, тәрәзәнең үлчәме кечерәк булгандыр. Ул, Винни-Пух кебек, анда кысылып калган. Янәшәсендә акыллы куян булмаган шул. Аның каравы, төзүчеләр һәм урманчылар вагоннан ерак китәргә өлгермәгән була. Тәрәзәгә кысылган аюны КамАЗ ярдәмендә тартып алырга туры килгән.