Дөньяда нинди генә талантлы кешеләр юк! Мәсәлән, Румыниядә яшәүче 42 яшьлек рәссам Габи Ризеа агачтан, агач төпләреннән искиткеч матурлыклар тудыра белә икән.
Үзендә мондый талант барлыгын ул өч ел элек очраклы рәвештә генә ача. Беренче тапкыр бензопычкы сатып ала һәм агачта юри генә кеше йөзе эшләп карарга уйлый. Нәтиҗә матур гына килеп чыккач, Габи бу шөгыльгә ныклап тотына. Осталыгын камилләштерә торгач, ирнең иҗатын югары бәяләүчеләр, сокланучылар күбәя. Ул яшәгән Крайов шәһәрендәге хакимият тә аңа шәһәр эчендәге, парклардагы барлык иске агач төпләре белән эшләргә рөхсәт бирә, дип яза “Кызыл таң".