Календарьда октябрь. Көннәрне салкынайтты . Шулай да табигать җылы көннәргә хас могҗизаларын да бүләк итеп тора.
Октябрь Октябрьский шәһәрендә дә октябрь. Ә биредә октябрьның бер көнендә сирень чәчәк аткан. Бу хакта: „Хәерле иртә! Ә Октябрьскийда сирень чәчәк ата,— дип „Октябрьский нефтяник” гәзите редакциясе хезмәткәре Виктор Лушкин WhatsApp мессенджерында уртаклашты.
Май аенда чәчәк ата торган декоратив куакның ялгышуына, мөгаен, сентябрь аеның җылы көннәре тәэсир иткәндер. Бәлки, бу мисалдагы сирень май аенда чәчәк атарга өлгермәгән булгаңдыр.