Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
19 июнь 2017, 19:00

Үз буеннан озынрак җәен балыгы тоткан

Ык елгасында бер балыкчы үзеннән зур җәен балыгы тоткан.

Ык елгасында бер балыкчы үзеннән зур җәен балыгы тоткан. Ижевск шәһәрендә яшәүче Евгений Немсадзе исемле балыкчыга бер көн шундый уңыш китергән.
рофее белән ул социаль челтәрләрдә дә мактанган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Баулы районының "Хезмәткә дан" гәзите сайты. Мактанырлык та. Минзәлә районында Ык елгасыннан ул 215 сантиметр озынлыкта җәен тоткан.
Балыкның авырлыгы туында мәгълүмат юк. Чөнки Евгений аны үлчәп карамаган. Мәгәр, мондый озынлыктагы балыкның авырлыгы 70 килограммнан да ким булмаска тиеш.
Читайте нас: