Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
8 июнь 2017, 19:28

Таныптан тагын гигант чуртан тотканнар

Балтач балыкчылары тотымнары белән әледән-әле хәйран калдыра. Иске Балтачта яшәүче Хәниф Локманов Танып елгасында бүген 8 килограмм авырлыктагы чуртан каптыруы турында хәбәр белән уртаклашты.

Балтач балыкчылары тотымнары белән әледән-әле хәйран калдыра. Иске Балтачта яшәүче Хәниф Локманов Танып елгасында бүген 8 килограмм авырлыктагы чуртан каптыруы турында хәбәр белән уртаклашты.
Гидроузел төбәгендә тере, вак балыкка каптырган ул аны. Чуртан 16:00 сәгатьтә чирткән. 1,03 метр озынлыктагы "су монстры" һәм балкчы арасында алыш ярты сәгать дәвам иткән.
—Балыкны ярга чыгаргач кичергән хисләремне сүзләр белән генә аңлата алмыйм. Өйгә кайткач балыкның озынлыгын оныкларым буе белән чагыштырып карадым. Данилдан да Әмирдән дә озынрак булып чыкты,—дип тәэссоратлары белән уртаклашты Хәниф абый.
Хәниф абының "балыкчы карьерасы"нда бу инде икенче рекорд. Ә моңа кадәр ул Усман авылы сусаклагычыннан 9 килограмм авырлыктагы чуртан тоткан булган.
(При использовании материала ссылка на "Балтач таңнары" обязательна!)
Читайте нас: