Помидор тозладыгызмы әле?

Помидорлар  бие матур итеп пеште. Хуҗабикәләр кышкылыкка хәстәрли. Белгәннәрдән өйрәник.

Помидор тозладыгызмы әле?Помидор тозладыгызмы әле?
Помидор тозладыгызмы әле?

 Помидорларны кисәкләргә бүлер алдыннан юабыз.
Чиста банкаларны парда тотып әзерлибез.
Банкага иң элек укроп, дафнә яфрагы, сарымсак, хуш исле борыч, кәнәфер, кара борыч салырга кирәк булыр. Помидорның эреләрен бүлеп, кечкенәләрен шул килеш салырга.
Ә өстенә рассол коябыз. Аны алдан әзерләргә. 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы көнбатыш маен, кайнатып чыгарырга, аны кайнар килеш  помидор өстенә коярга .
Сулы савытка  урнаштырып банкаларны 15 минут кайнатырга кирәк. Капкачны борыр алдыннан  1 аш кашыгы 9 процентлы уксус салу мөһим.
Кем бер литрлы, кемдер ярты литрлы банкаларга  бу салатны әзерли. Рассолны күпме хәстәрлисез, шул тиклем банканы ябарга мөмкин.

Автор:
Читайте нас