Помидор үсентесе озын булып үскәннән соң, астан өч яфракны калдырып, өске өлешен кисеп ташларга киңәш итәләр. Яфраклар төбеннән яңа ботаклар чыгып ныклап үсәчәк. Башка помидор үсентеләрендә теплицага чыгарып утыртканда чәчәк аткан берәр генә ботак булса, киселгәнендә өч ботак. Помидорлары мул һәм эре була . Уңыш та шуның кадәр күбрәк алуга нигез бу. Помидорлар бездә август уртасында гына өлгерә, ә бу вакытта инде салкын чыклар төшә башлый. Томатларның өлгергәнен дә, яшелен дә җыеп алгач, җылы бүлмәләрдә кызарып бетә.
Артык үсеп киткән берничә төп белән тәҗрибә ясаган очракта гел шулай итәчәксез. Тәвәккәлләгез.