Шуңа күрә 12-15 см тирәнлектә температураны күзәтү мөһим. Моны ничек эшләргә? Җиңел! Әгәр сездә туфрак термометры бар икән-бик яхшы! Юк икән, гади термометрдан файдаланыгыз. Төрле культуралар өчен менә нинди температуралар кирәк: кишер, укроп, петрушка, шпинат — +4°C тан да түбән түгел. Борчак һәм чөгендер —+5°С тан да түбән түгел. Суганлылар — +8°C тан түбән түгел. Бәрәңге, редиска, торма —+10°C тан да түбән түгел. Томатлар — +12°C тан да түбән түгел. Кыяр һәм борыч -— +15°C тан да түбән түгел. Баклажаннар —- +18°C тан да түбән түгел. Температураны күзәтегез, үсемлекләрегез Сезгә рәхмәт әйтер!