Бер стакан кефир һәм 10 минут кирәк. Өстәлдә тәмлекәч! Үзе бик тәмле! Әзерләү өчен алырга кирәк: Кефир 300 мл, сода 0,5 чәй калагы, 1 данә йомырка, тоз, борыч. 100 гр он, 1 бәйләм яшел суган(турарга). Ныклап бутарга. 150 гр каты сырны кыргычта уарга. Кефирга сода, йомырка, тоз, борыч салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Иләнгән онны кушып, бертөрле итеп болгатабыз. Аннары туралган яшел суган, эре угычтан чыгарылган сыр өстибез, болгатабыз. Капкач астында һәр яктан 3-4 минут коры табада кыздырырга.
Туклыклы һәм тәмле.