Йомырканы шикәр белән болгатырга кирәк. Аннары маргаринны эретергә һәм аны шикәр һәм йомырка белән берләштерергә. Аннары он, сода һәм тоз өстәргә, яхшылап болгатырга. Камыр бик уңышлы булачак. Камырның чиреген суыткычка куябыз. Камырның калган өлешен нечкә катлам ясыйбыз. Өстенә варенье сылыйбыз. Аннары камырның туңдырылган өлешен алып пирог өстенә кырабыз. Мичтә алсу төскәчә пешерәбез,якынча 15-20 минут. Әзер! Чынаяклар алырга мөмкин!