200 граммда 149 калория, ә тәмле!Ингредиентлар: - 2 кг - кәбестә - 0,4 кг - кишер - 4 өлеш сарымсак - алма, чөгендер өстәргә була. Маринад 150 мл-9% серкә - 100 г шикәр,2 аш кашыгы тоз , 3 данә лавр. 5-6 борчак кара борыч, 0,5 л-су. Хәзерләү: 1.Барысын турарга, кишерне , сарымсакны озынча кисәргә. Банкага тыгыз итеп салырга. Кәстрүлгә маринад өчен барлык компонентларны салырга һәм барысын да 5 мин кайнатырга.Кәбестәгә кайнап торган маринад салырга.