Корткычларга каршы чыгарылган инсектицидлар күп , әмма алар һәр очракта авыруга каршы тора алмый. Шулай ук алар зыянлы булуын онытмаска кирәк. Шулай булмас өчен бакчадагы куакларны алдан эшкәртү хәерле.
Белгечләр фикеренчә, куакларга уңышка зыяны булмаган отышлы ысул бар. Аны күпләр куллана — карлыганга иртә яздан кайнар су кою. Бу ысул карлыган бөреләрендә кышлаган талпанны юк итә. Талпан бөредә яшеренеп, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка ныклы зыян эшли.
Янә онлы чыкның башланган мәлендә кайнар суның ярдәме тия. Көннәр җылыта башлагач бу авыру тарала башлый, кул кушырып утырган очракта җәй куакның коруы ихтимал. Мондый авыруга карлыган һәм крыжовник тиз бирешә. Кайнар су куакның тамырына зыян китерер дип уйламаска. Чөнки куакларны 60 – 70 градус су белән эшкәртү тиешле. 80 градустан югарырак булганда, су бөреләрне дә юк итә.
Кайнар су белән эшкәрткәч, куакта чәчәкле бөреләр саны артуы билгеле.