Куәтле үсемлекләр үстерергә һәм мул уңыш алырга ярдәм итә торган сыналган чаралар бар. Көл төнәтмәсе-калий һәм фосфор чыганагы —1 стакан агач көленә 2 литр кайнар су салырга, тәүлек буе тотарга. Аңа чиләккә10 литрга кадәр су өстәргә һәм үсентеләргә (һәр үсемлеккә 100 м мл) су сибәргә. Файдасы: сабакларны ныгыта, тамыр системасын яхшырта, авыруларны кисәтә.
Чүпрә белән тукландыру-сузылмыйча актив үссен өчен. 10 г коры чүпрә + 1 аш кашыгы шикәр 10 л җылы суга салып бутарга. 2-3 сәгать торганнан соң үсентегә су сибәргә (бер куакка 50-100 мл). Файдасы: тамырлар үсешен стимуллаштыра, үсемлекләрне ныгыта. Йод эремәсе – фитофторозны профилактикалауөчен. 3 литр суга 3 тамчы йод. Үсентегә 2 атнага бер тапкыр сиптереп алырга. Файдасы: гөмбәчек авыруларыннан саклый, үсешен тизләтә. Суган кабыгы төнәтмәсе-корткычлардан саклау өчен. 1 стакан суган кабыгына 2 л кайнар су салырга, тәүлек буе тотарга. Үсентеләргә 10 көнгә бер тапкыр сиптерергә. Файдасы: корткычлар барлыкка килүне кисәтә, . Нашатырь спирты – тиз үсү өчен азот 1 аш кашыгы нашатырьнең 10 л суга. Тамырына (үсемлеккә 50-100 мл) су сибәргә. Файдасы: үсешне арт ык тизләтми активлаштыра, үсемлекләрне азот белән баета.