Эре кыргычта бәрәнгене кырырга кирәк ! Бер-ике, һәм барысы да әзер, бернинди мәшәкатсез һәм тәмле драниклар инде өстәлдә. Рецептны язабыз: 4 эре бәрәңге, 1 уртача суган, 1 йомырка, 3 аш кашыгы он (өймичә), тоз, кара вакланган борыч, кыздыру өчен үсемлек мае. Бәрәңге белән суганны эре угычта уабыз. Йомырка, тоз һәм борыч өстибез. Бәрәңге каралмасын өчен болгатабыз да он өстибез. Тагын болгатабыз. Драникларны аш кашыгы белән кызган майлы табага тезеп куябыз һәм ике яктан да алсуланып кыздырабыз.