Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 февраль , 06:10

Җиңел ясала тоган голубцы

Яшелчәдән төрле ризык пешерү кыш көне бик файдалы. Җиңел пешерелә торган голубцы пешерергә өйрәник.

Җиңел ясала тоган голубцы
Җиңел ясала тоган голубцы

Бу рецепт җайлы. Бик тәмле голубцы.  Ингредиентлар: 500 г фарш , 250 г  кәбестә, 100 г дөге. 1 суган 1 , 1 кишер . Йомырка- 1 данә.  3-4 тырнак сарымсак , тоз, борыч. Соус өчен2 аш кашыгы  томат пастасы, 2 аш кашыгы каймак, 250 мл  су. Рецепт: Дөгене тозлы кайнап торган суга салабыз һәм кабат кайнаганнан соң 10 минут акрын утта пешерәбез. Кәбестәгә кайнар су  салып,  10 минутка калдырабыз. Кишер белән суганны 5-7 минут кыздырабыз. Фарш, кәбестә, дөге, кыздырылган яшелчәләр, сарымсак, йомырка, тәмләткечләр кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Голубцы юеш куллар белән формалаштырабыз һәм формага салабыз, соус салабыз һәм духовкага 50 минутка 180 градуска куябыз.

 

Автор:
Читайте нас: