Кәбестә мантые бик тәмле килеп чыга.
Камыр өчен: 3 йомырка,2 стакан су, тоз, 4 аш кашыгы май, он алырга кирәк.
Эчлек өчен. Кәбестә, кишер, суганны бергә аз суда пешереп алырга кирәк. Пешкәч майда кыздырып алырга мөмкин. Суыткач фарш тоз,борыч кушарга. Камырга гадәти ысул белән эчлек салып, мантый пешерепалырга.
Ашларыгыз тәмле булсын.