Тәмле килеп чыга торган җәймә.
Кирәк булачак:
1 стакан катык
3 аш кашыгы үсемлек мае
3 аш кашыгышикәр комы
1 йомырка
1чәй калагы тоз
1чәй калагы соданы уксус белән сүндерергә кирәк булачак.
Он
Әзерлибез:
Бер стакан катыкка үсемлек мае, шикәр комы, йомырка, тоз, уксус белән сүндерелгән сода, он салып камыр басарга кирәк булыр. Теләгән очракта шикәр комын күбрәк тә салырга мөмкин. Камырны өлешләргә бүлеп чыгарга кирәк. Һәр өлешне җәеп, майлы табада, ике яклап әйләндереп пешереп алырга. Чәйләрегез тәмле булсын.