Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 гыйнвар , 09:30

Сыр һәм фасоль белән салат

Сыр һәм фасоль белән салатны  ял ахырында ясыйк әле.

Сыр һәм фасоль белән салат
Сыр һәм фасоль белән салат

 Ингредиентлар: ° 300 г туңдырылган кузаклы фасоль; ° 100 г ярым каты сыр; ● 3  йомырка; ● 2 сарымсак тырнагы; ° яшел суган; ● бизәү өчен берничә оливоĸ; ° тоз-тәме буенча; ° салат салу өчен майонез Әзерләү: Тавык йомыркасын каты итеп пешерергә, суытырга һәм чистартырга, чистартылган йомырканы турарга. Суны кайнатырга, тоз салыргаа. Фасольне, эретми , кайнаган суга салырга һәм 5-7 минут дәвамында пешерергә. Әзер фасольне салкын су астында шундук суытырга. Сырны эре угычта уарга. Фасольне салатникка салырга. Өстәнә сарымсакны чыгарырга. Фасольгә йомырка һәм сыр өстәргә. Туралган яшел суган өстәргә, салатка майонез салырга, болгатырга

 

Автор:
Читайте нас: