Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 гыйнвар , 07:00

Өлеш

Өлеш пешереп якыннарның күңелен күрик.

Өлеш
Өлеш

 Камыр өчен нәрсә кирәк:
каймак 180 гр
чәй содасы 0,5 ч.к.,
йомырка 1 шт
сыер мае 100гр
тоз 1 ч.к
он 400 гр

 

Өлеш эчлек өчен:
тавык ите 400 гр
бәрәңге 300 гр
суган 3 шт
тоз 2 ч.к
борыч 1 ч.к.

 

Чәй содасын  каймакка , йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басарга, бер 15 минут тирәсе камырны алып куярга. Бу вакытта эчлек ясарга тотынып була.
 Бәрәңгене, тавык итен турап, суган, тоз, борыч өстәп бутарга,  шарчыклар әвәләргә, өлешләрне ясарга.
 180 гр җылы духовкада  пешерергә.

Автор:
Читайте нас: