Әгәр сезнең яраткан кешеләрегез күз алдында матурлыгын җуйса,аларга тереклек бәлзәме сибәргә генә кирәк. Аны үзең әзерләп кую бик ансат! 1 литр суда 20 мл водород перекисе эретергә кирәк, ул гади даруханәдә сатыла. Бетте-чара әзер! Аны кулланыр алдыннан чүлмәкләрдә җирне йомшартыгыз. Бу тамырларны күп микъдарда кислород белән баетачак һәм чара тизрәк эшли башлаячак. Әле үсемлекләрне җентекләп карарга, коры һәм саргайган яфракларны җыярга кирәк. Хәзер инде чәчәкләребезгә могҗизалы эремә сибәбез. Бер - ике көннән алар тереләчәк, үсәчәк һәм сезнең карашыгызны сөендерәчәк!