Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 сентябрь , 17:07

Кәбестә тозла

Ачы борыч белән тозланган кәбестәне Азия илләрендә яраталар. Эшләп карыйк әле.

Кәбестә тозла
Кәбестә тозла

Ачы борыч белән маринадланган кәбестә (банкада). Кәбестә, кишер (чөгендер), дафнә (лавр) яфрагы (банкага)3-4 данә. Кара борыч 8-10 данә.  1 л тозлы маринадка 4 аш кашыгы шикәр . 1 л тозлы маринад исәбенә 2 аш кашыгы тоз .  1 л тозлы маринад исәбенә - 2 аш кашыгы 70% серкә. Кызыл ачы борыч (вакланганы) 1 чәй калагы. Хәзерләү: Кәбестәне эре кисәкләргә банкага керерлек итеп кисәбез. Кишер яки угычтан чыгарылган чөгендер. Банка төбенә лавр яфрагы, борыч-борчак һәм 100 гр кишер яки чөгендер салырга, кәбестә кисәкләрен бик тыгыз итеп тезәргә. Аннары банкаларга 10 минутка кайнар су салырга. Су агызырга һәм маринад әзерләргә. Банкаларга кайнар маринадсалабыз, капкачлар белән ябабыз, әйләндерәбез һәм суынганчы төрәбез.

 

Автор:
Читайте нас: