Гөмбәчек булдыручы матдәләрне дафнә (лавр) яфрагы юк итәргә ярдәм итүе турында Интернетта хәбәр бар. Бу үсемлекнең составында патоген гөмбәчекләрнең үрчүен туктатырга ярдәм итә торган матдәләр бар. Кеше ешрак Кандида төркеменә караган гөмбәчекләргә дучар була. Бу төр бөтен тәнне һәм хәтта үңәчне зарарларга сәләтле. Лавр яфрагы бу гөмбәләрнең үсешенә комачаулый. Чөнки нәкъ менә алар кеше организмында күп кенә ялкынсыну процессларын кузгатучы булып санала. Патоген микробларны юк итүгә ярдәм итә. Болгария галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм лавр яфрагы составында кайбер микробларны юк итәргә ярдәм итә торган эфир майлары барлыгын ачыклаган.