Барлык яңалыклар

Кычыткан төнәтмәсе - менә дигән ашлама

Кычытканнан әзерләнгән яшел ашлама барлык бакча культураларына да туры килә дияргә була. Аның белән бары тик кузаклыларны, суган һәм сарымсакны гына ашларга ярамый, чөнки кычыткан аларның үсешен туктата. Аяк астында үскән үләннәрнең никадәр файдалы икәнен күпвакыт белеп тә бетермибез.

Кычыткан төнәтмәсе - менә дигән ашлама
Кычыткан төнәтмәсе - менә дигән ашлама

Әле орлыклары өлгермәгән кычытканның сабакларын һәм яфракларын ваклап, пластик контейнерга яки имән мичкәгә салалар. Яшел масса савытның яртысын тутырырга тиеш. Тимер савыт кулланырга ярамый, чөнки кычыткан металл белән реакциягә кереп, файдалы элементларын югалтырга мөмкин.

Соңыннан контейнерга җылы су (яки кайнар су) салалар, капкач белән каплап 14 көн чамасы төнәтәләр. Төнәтмәне көн саен болгатып торырга кирәк.

Әгәр кычыткан кояшлы җирдә торса, ул берничә көндә әчи. Шулай ук әчүне тизәйтер өчен төнәтмәгә бераз чүпрә яисә Байкал дигән сыек ашлама салырга була.

Әчегән кычытканнан тәмсез ис килә. Аннан котылу өчен төнәтмәгә песи үләне тамыры (валериана) салырга кирәк.

Әчегәннән соң (төнәтмә карала һәм күбекләнми башлый) ашламаны 1:10 исәбеннән су белән бутарга кирәк.

Уңыш тизрәк өлгерсен өчен томат яфракларына ай саен кычыткан төнәтмәсе сиптерергә кирәк ( 1:20 исәбеннән су кушып ). Болай эшләгәндә помидорлар эре була һәм агармыйлар.

Шулай ук кычыткан сабаклары томатлар өчен мульча буларак та файдалы. Алар туфрактагы дымны саклый һәм үсемлекләрне лайлачлар керүеннән саклый.

Кычыткан төнәтмәсен куллану кыярларда җимшәннәр күләмен арттыра һәм уңышны тизрәк җыярга ярдәм итә.

Бакча җиләгенә бигрәк тә кычыткан белән чүпрәдән ясалган ашлама файдалы. Андагы калий җиләкләрнең балын арттыра, азот һәм чүпрә үсемлекне тукландыра һәм сәламәт үрентеләр формалаштырырга ярдәм итә.

Ашламаны ясау катлаулы түгел. Савытның дүрттән бер өлешен яшь кычытканның яңа өзелгән яфраклары һәм сабаклары белән тутырыгыз, шулай ук квас һәм чүпрә (чи чүпрә яхшырак) өстиләр. Өстенә җылы су салалар (әчегән вакытта төнәтмә кабарып түгелмәсен өчен суны тутырып салырга кирәкми), капкач белән каплыйлар һәм 5-6 көн дәвамында җылы урында төнәтәләр. Кулланыр алдыннан төнәтмәне 1:10 исәбеннән су белән бутыйлар һәм бакча җиләге куакларына һәм тамырларына сибәләр.

Яшел ашламаны кычытканнан гына түгел, ә башка чүп үләннәреннән дә ясарга була.
Төрле үсемлекләр бер-берсен бик яхшы тулылыландыра һәм мультивитаминлы ашлама хасил итә. Ә үсемлек төнәтмәсенә агач көле кушсаң, мондый табигый ашламага лаеклы алмаш табу бик авыр булыр.

Кычыткан төнәтмәсен болытлы көннәрдә, яңгырдан соң яки су сипкәндә, теләсә кайсы культураның тамырларына атнасына 1-2 тапкыр сибәргә була. һәр куак төбенә 0,5-1 литр исәбеннән, үсемлек тирәсендәге туфракка да сибәләр.

Яфракларына бөркүне айга бер тапкыр башкаралар.

Шуны да истә тотарга кирәк: яшел ашламаларны актив үсеш чорында куллану яхшырак (яз көне яки җәй башында). Чөнки чүп үләннәре төнәтмәсе яшел масса үсүенә китерә. Уңыш өлгергән вакытта да ашламалар белән сак булырга кирәк. Үсемлек тиз үсәргә, ләкин аз уңыш бирергә мөмкин.

Чыганак. 

Автор:
Читайте нас: