Барлык яңалыклар

Тышта кар яуса да яшелчә уңышын хәстәрлә

Помидорларны февральдә чәчү бер хәл, ул эшнең башы гына, уңышы мул булсын өчен даими хәстәрләргә кирәк. М. Насретдиновадан файдалы киңәшләр.

Тышта кар яуса да яшелчә уңышын хәстәрлә
Тышта кар яуса да яшелчә уңышын хәстәрлә

Помидорларны аерып утырткач, аларга йодлы су сибәргә кирәк. Ул помидорларның  куе үсүенә тәэсир ясый. Тизрәк кызарсын өчен дә йодның көче зур. Ун литр суга 3-4 тамчы йод. Суны атнага бер тапкыр сибәргә кирәк.

Җәйге кояшта суганнар саргайса, аларга тозлы су сибәргә кирәк. Янә көл суы сибәргә мөмкин. Сарымсаклар зур булсын өчен, нашатырь спирты кулланырга – 2 аш кашыкны 10 литр суга салырга киңәш итәләр.




Автор:
Читайте нас: