Помидорлар чәчәк аткан вакытта бу ысулны куллану нәтиҗә бирә :
5 л кайнап чыккан (кайнар килеш) суга:
3 стакан көл
1 ч. к бор кислотасы салырга, бераз вакыт үткәч, сыкча суына,
20 мл йод кушып болгатырга кирәк.
Сыекчаны тәүлек тотарга кирәк.
Әзерләнгән ашламаны сөзеп 10/1 исәбеннән (10 л су/1 л ашлама) су белән кушкач болгатырга кирәк, һәр төпкә 0,5 л сибеп чыгар алдыннан яхшылап су сибәргә онытмагыз.
Р. Әхмәдуллина киңәшен кулланып мул уңыш җыеп алырсыз.