Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 февраль , 19:53

Март аенда гөлләрне күчерергә мөмкин

 Кояш активлыгы сизелә башлаган чор. Ул үсемлеккә йогыты ясаганда  тәвәккәлләгез.

Март аенда  гөлләрне күчерергә мөмкин
Март аенда гөлләрне күчерергә мөмкин

Эшне башлар алдыннан чүлмәкләр, туфрак катнашмасы һәм  җылынган кар суы әзерләргә кирәк булыр.  Элекке чүлмәкләрне кулланырга исәп бар икән, сабынлы суда юып, марганцовкалы су белән чайкау нәтиҗә бирер. Гөлләрне чирләргә бирешмәсен өчен хәстәр инде бу.
Күчерергә исәпләгән чүлмәкнең зурлыгы элеккесеннән 2 см га гына зуррак икән ике уйламый эшләгез..
Ә төбендә һавалы калдыру өчен , вак ташлар, керамзит кулланыгыз.  Тамырлар черемәсен өчен кулай ысул бу.   Туфрак катнашмасы элеккесенә караганда сыйфатлырак булсын. Фантазияне кулланыгыз. .

Автор:
Читайте нас: