Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 гыйнвар , 10:17

Хуҗабикәнең помидор , чәчәк хәстәрләр чагы җитте

Тиешле орлыкларны хәстәрләп, туфракны җылы урынга кертеп куйгач эшкә тотынасы. Кайсын кайчан?

Хуҗабикәнең  помидор , чәчәк хәстәрләр чагы җитте
Хуҗабикәнең помидор , чәчәк хәстәрләр чагы җитте

Чәчәбез. Февральдә. 1 февральдән 20 февральгә кадәр тамырга һәм яфракка сельдерей орлыкларын чәчәбез.

10 февральдән 28 февральгә кадәр үсентеләргә борыч һәм баклажан орлыклары, пленкалы һәм пыялалы теплицалар өчен үсентеләргә биек һәм уртача үсентеле (120-180 см) помидорлар чәчәбез.

1 февральдән 28 февральгә кадәр тәрәзә төбендә үстерер өчен кыяр чәчүне дәвам итәбез, яшеллек өчен суганны тартмаларга утыртабыз.

20 февральдән без яшеллеккә укроп, петрушка чәчә башлыйбыз: тәрәзә төбендә үстерер өчен.

ΜAPT. 1-10 март көннәрендә чәчүлекләргә суган-порея һәм суган-чернушка орлыклары чәчәбез, пленкалы теплицалар өчен помидор, борыч һәм баклажан чәчүне дәвам итәбез.

10-20 март көннәрендә ачык туфрак өчен үсентеләргә (50-70 см биеклектәге) кыска үскән помидор чәчәбез. 15-20 март көннәрендә брюссель кәбестәсе орлыкларын чәчәбез. 20-25 март көннәрендә гади кәбестәсенең иртә сортлары чәчелә. 25-30 март көннәрендә уртача вакытта өлгергән кәбестәсе, шулай ук төсле, савой,   кольраби һәм брокколи кәбестәсе чәчелә.C 10 пo 20 мapтa ceeм низкopocлыe тoмaты (50–70 cм выcoтoй) нa paccaдy для oткpытoгo гpyнтa.


Автор:
Читайте нас: