

Катламлап, һәр катны салгач майонез салып ясала торган салат бу. Киттек..
Астан өскә:
1 рәт - туралган пешкән ит (нинди булса да ярый).
2 рәт - угычтан уылган кишерне вак итеп туралган суган белән кыздырырга һәм ит өстенә салып тигезләргә (1 вак суган, 2 уртача зурлыктагы кишер).
3 рәт - угычтан уылган пешкән 2 данә йомырка .
4 рәт - угычтан уылган сыр.
5 рәт, өсте - кара җимеш һәм әстерхан чикләвеге(грецкий орех).
Салат табыныгызга ямь биреп торсын. Тәме дә хәтердә калыр, хуҗабикәләр.