

Бу салат өчен: тавык түше ите, йомырка, каты сыр, консервланган ананас, әстерхан чикләвеге(грецкий орех), майонез.
Тавык итен пешергәч саламлап турарга, аны икенче төрле итеп әзерләргә мөмкин, алдан турап, тәмләткечләр кушып, табада кыздырып алырга.
Ингредиентларны югарыда исемләп чыкканча, шул тәртиптә салырга һәм һәр катын майонез салырга, иң өске катта чикләвек салырга кирәк була. Тәмле килеп чыга..