

10 л суга 1 кг тоз салып, казны яки үрдәкне тәүлеккә батырып тотарга.Тәүлектән шушы тозлы суда казны плитә өстенә пешерергә куябыз, кайнап чыкканнан соң 20-30 минут пешә. Аннан плитәдән алып суынганчы шул суында торырга тиеш. Суы суынгач казны алып, суыннан саркытабыз һәм өстенә майонез, соя соусы, аджика, горчица кушылган катнашма сылап духовкада янә пешереп аларга. Кызарып чыга ул. Бик тәмле була.