Файдалы киңәшләр
25 ноябрь 2023, 03:00

Сыер ите койкалы итеп яса

 Бу ризык бик тәмле килеп чыга. Пешереп карагыз.

Сыер ите койкалы итеп ясаСыер ите койкалы итеп яса
Сыер ите койкалы итеп яса

 Эшне нидән башларга? Телне тоз белән ышкый-ышкый яхшылап юарга, аннан 30 минут чамасы пешерергә. Телне кайнар судан алып, салкан суга тыгып алып, кабыгыннан яхшылап чистартканнан соң тагын бер кат юу артык булмас.

Кайнап торган чиста суга яңадан телне салырга, шунда суган, кишер, лавр яфрагы, тоз, базилик, салып, йомшаганчы пешердем.

Суынган телне матур итеп турадым. Савытка тезеп, өстенә үрдәк, яки каз тәпиләре пешкән шулпаны салып суытырга.

Суынгач, башлы суганнан, пешкән кишердән чәчәкләр ясап, күңел кушканча бизәргә була.

Автор:
Читайте нас