Файдалы киңәшләр
5 ноябрь 2023, 00:05

Коймак торты -табынга

Бик тәмле, бик җайлы ризык бу.

Коймак торты -табынгаКоймак торты -табынга
Коймак торты -табынга

Башта коймакны бу рецепт буенча:
2 стакан чамасы кефирга 2 йомырка сытарга, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, он өстәп, каймак кебек куе камыр ясарга, кашык басып торырлык булганчы. 1 стакан сөтне кайнатырга, күперә башлауга, ярты бал кашыгы сода салып тиз генә тугларга  һәм сөтне камырга салырга.  Кызган майлы табада пешерергә.

КРЕМ өчен: 1 стакан каймакка (күбрәк тә ярый) ярты стакан шикәр комы салып сүрән утта куерганчы пешерергә,  крем белән коймакларны майлап өяргә. 
Тәмле ризык.

Автор:
Читайте нас