

Кабакны чистартып, шакмаклап турарга, өстенә су коеп, пешерергә. Су кабакны капларлык булсын.
Күрәгәне юып, өстенә кайнар су агызырга.
Пешкәч, артык суын түгәргә. Күрәгәнең сын түгәргә..
Аларны кушып, блендерда изәбез.
Шикәр кушып, утка пешерергә куярга.
Кабак - 500 грамм,
күрәгә - 100 грамм,
ярты лимон,
250 грамм шикәр комыннан ярты литр банка повидло ясап була..