Файдалы киңәшләр
18 сентябрь 2023, 09:07

Гөмбә маринадлау буенча универсаль рецепт

Гөмбәгә йөрергә ярата кеше. Урманнан гөмбәне алып кайту эш башы гына. Аны дөрес эшкәртергә дә кирәк. 

Безгә кирәк булачак: - Су 2 литр , 2 аш кашыгы тозы ( өеп) - 2 аш кашыгы шикәр ( өеп) - 1 аш кашыгы уксус кислотасы (70%) - Борыч кара борыч 1чәй калагы. Хуш исле борыч  5шт. Лавр яфрагы 5данә. Канәфер(Гвоздик) а 5данә.

Хәзерләү: Башта маринад пешерәбез, моның өчен барлык ингредиентларны катнаштырабыз һәм аларга юылган,  бер кат пешереп  суын түккәннән соң  гөмбәне салабыз. Маринадта якынча 15-20 минут пешерәбез . Кайнар гөмбәләрне алдан стерильләштерелгән банкаларга җәябез һәм каплап куябыз. Савытларны астын өскә әйләндереп куябыз һәм суытканчы җылы одеял белән каплыйбыз. Гөмбәләр кышка әзер! Бу күләмдә маринад миңа 7-8 литрлы чиләк яңа сайланган гөмбә өчен җитә. Ашар алдыннан мин гөмбәләрне юарга , сарымсак , суган кушарга, үсемлек мае яки каймак салып ашарга.

 

Автор:
Читайте нас