Файдалы киңәшләр
12 сентябрь 2023, 12:05

Өлгереп җитмәгән помидорны ничек саклап була?

Сакларга куясы помидорны коры көнне җыярга кирәк һәм...

Помидорны тишекле пластик яки агач әрҗәдә сакларга була.  Астына чиста кәгазь җәеп  помидорларны бер рәткә, бер-берсенә тидерми тезү хәерле. Өстенә дә җәяргә. Шулай ук пычкы чүбе салырга мөмкин . Күпләр+8...+12 оСта, коры бүлмәдә помидорларны 2 айга кадәр саклап була, ди 

Яшел помидорларны коры чакта җыйгач йомырка контейнерына тезеп , аны караңгы урынга сакларга куярга була. Мондый контейнерда алар бер-берсенә тими,  пешә тора. Пешкәнне алып куллана торасың.. Хуҗабикә колагына бу хәбәр. Гамәлдә кулланыгыз..

"Бәйләшенләр" төркеменнән алынды.

Автор:
Читайте нас