Файдалы киңәшләр
11 сентябрь 2023, 11:54

Хуҗабикә тәҗрибәсенә колак сал

 Журналист Индира Сайфуллина оста хуҗабикә буларак тәҗрибәсе белән уртаклаша.  Кәбестә үстерүчеләр колак салсын, кызыклы бу.

"Исәнмесез. Сезгә кәбестә җибәрәм әле. Быел иртә өлгерә торган кәбестәләрне җыеп алгач, төпләрен алып ыргытырга вакыт җитмәде. Берәр атнадан карасам, төпләрдән вак кәбестәләр чыгып килә. Тимәдем. Менә бүген шул төпләрдән ваграк кәбестәләр җыеп кердем. Ялкаулыкның да файдасы бар икән. Шуңа күрә, иртә өлгерә торган кәбестәнең төбен алып ыргытырга ашыкмаска кирәк икән",—дип язган  күрше республикадагы журналист Индира Сайфуллина "Бәйләнешләр"дәге бакчачылык белән кызыксынучылар үз иткән төркемдә.

Ашыкмаска кирәк икән, файдасы да тияргә мөмкин. Бер дигән уңыш җыйган хуҗабикә, бакчасы да уңдырышлы икән. Афәрин!

Автор:Рима Валиева
Читайте нас