Озак вакыт саклансын өчен кәбестәне күчәне белән җыярга кирәк. Базга куйганчы, кәбестәләрне 7–12 көн дәвамында җиләсрәк урында (әйтик, абзар яисә верандада) тотарга киңәш итә оста хуҗабикәләр. Шулай иткәндә яшелчә бик тиз череп әрәм булмый. Аннары баз киштәсенә уртача зурлыктагыларын төшереп куярга мөмкин. Кемдер кәгазҗ белән урап куя, яфраклары кипми, диләр. Ярылганнары булса аларны тизрәк кулланырга кирәк. Үстергән яшелчәне кыш буе хуҗабикәләр куллансын. Бакчачының максаты да шул инде.