Билгеле ки,кабак белән алманың эчләрен чистартып, кыргыч аша чыгарырга. Масса суы күп була, аны сыгып алырга.
4 кг масса кабак һәм алма әзерләргә. Шуңа ярты кг күрәгәне вак итеп турарга , аны өстәргә һәм 3,5 кг шикәр комы салып кайнатырга . Кайнап чыгып ун минут чамасы тоткач, сүндерергә һәм өстен каплап торырга . Суынгач, янә кайнатып чыгарырга, ун минут пешерергә. Шулай ук сүндереп куярга.
Өченче тапкыр кайнап чыккач, ярты сәгатьләп сүлпән утта кайнатырга..Ябышмасын өчен һәрчак болгатырга кирәк. Бу повидло ашарга тәмле, пирог эчлеге өчен дә әзер. теләгәндә пешереп алырга мөмкин.