1 кг алма өчен ,1,200кг шикәр комы , ярты лимонның согын алырга.
Алманы юка гына турарга. Туралган 1кг алмага лимон согын өстәгез, бутарга, шикәр комын салып, бутый-бутый, эретергә.
Ул эрегәч, кайнатырга куярга.Акрын утта кайната бирергә. Алмалар саргылт төскә керде.
Кайнатманы сүндергәч, суытырга. ул куерып китә бераз.