Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 июль 2023, 17:17

Өй кетчубы ясадыгызмы?

Бакчаларда помидорлар да өлгерде. Тәмле була торган өй кетчубын да эшләргә онытмагыз.

Моның өчен кирәк булачак:

-помидор – 3 кг,

-алма – 0,5 кг,

-суган – 0,25 кг,

-шикәр комы – 1,5 аш кашыгы,

-тоз – 1,5 стакан,

-алма серкәсе – 50 г,

-тәменчә кара һәм кызыл борыч.

Барысын да турап, суган йомшарганчы пешерергә кирәк. Ары таба блендер белән изеп, теләгән куелыкта итү өчен 50 минут чамасы әкрен утта тотарга. Әзер булыр алдыннан тоз, шикәр, борычны өстәп, кайнатып чыгарырга һәм кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Кетчуп баллы булсын дисәгез, алмасын арттырырга, үзгә тәм булсын өчен сарымсак өстәргә дә мөмкин.

Автор:
Читайте нас: