Тавык итен төнгә тозлыкка салып калдырыгыз. Карт тавык ите булса, тозы күбрәк булсын. Гадәттә, бер литр суга 25-30 гр (бер ашк ашыгы өеп) тоз салалар. Иткә тозлыкны аны күмәрлек итеп салырга һәм төнгә суыткычка куярга кирәк. Ананры теләсә нинди маринадта тотабыз. Бу юлы тоз салырга һәм озак маринадларга кирәкми.
Әмма бу очракта тавык ите сыйфатлы булырга тиеш.