0,5 литр кайнар суга 100 гр суперфосфат салып болгатыгыз да 24 сәгатькә калдырыгыз.
Әгәр көз көне калий ашламалары кертмәгән булсагыз, калий селитрасы (10 литр суга 1 бал кашыгы) яки көл (10 литр суга 2 стакан) өстәгез. Җиләкләрнең тамырына сибәргә кирәк.
Җиләкләре яхшырак формалашсын өчен 10 литр җылы суга 5 грамм (ягъни 1 чәй кашыгы) бор салып, куакларына сиптерегез.
Серкәләндерүче бөҗәкләрне җәлеп итү өчен, 1 литр суда 400 грамм шикәр эретегез һәм шунда берничә чәчәген салып, төнгә калдырыгыз, ә иртән куакларына сибегез.