Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
19 Май 2023, 10:00

"Фәрештәләр күз яше" торты

Бик тәмле  килеп чыга. Пешереп карагыз.

Кирәк әйберләр.
Камыр өчен:
1 стакан он
1 балкашыгы көпшәкләгеч
80 г акмай
2 аш кашыгы шикәр комы
1 йомырка

Эчлек өчен:
500 г эремчек
ярты стакан шикәр комы
3 йомырка сарысы
1 аш кашыгы манный ярмасы
100 г каймак
1 кап ванилин

Суфле өчен:
3 йомырканың агы
3 аш кашыгы шикәр оны


Камыр:
Онны көпшәкләгеч белән кушып, өстенә суытылган акмайны тураклап салабыз.
Йомырканы шикәр комы белән бергә кушып, барсын кушып камыр басабыз.
Әзер камырны, азык плёнкасына төреп, 30 минутка суыткычка куеп торырга кирәк.

Эчлек:

Барсын бергә, блендер ярдәмендә болгатырга.

Суфле
Әз-әзләп шикәр оны кушып ⠀йомырка агын күпертергә,

Әзер камырны суыткычтан алып, кырыйлар ясап җәябез.

Шуның өстенә эремчекле эчлекне агызабыз.

180 градус температурада духовкада 20-30 минут пешерәбез.

Шуннан соң алып өстенә суфле сылап, кире духовкада 10-15 минут матур төскә кергәнче тотабыз.

⠀Духовканы сүндерәбез, ишеген ачып шунда суынырга калдырабыз.

40 минуттан соң тортның өстендә тамчылар барлыкка килергә тиеш

Татарская кухня

Автор:
Читайте нас: