Болар барысы да аңа микроэлементлар җитмәүдән булырга мөмкин икән.
Фосфор аз - помидорның сабаклары һәм яфраклары шәмәхә төскә керә.
Чара. Суперфосфат белән тукландырырга. Ул булмаса, балык оны кулланырга була.
Калий җитми - яшь яфраклары эчкә таба көпшә сыман бөтерелә, көдрәләнә, ә иске яфраклары саргая, читләре кибә. Башта яфраклар саргая, аннары яфрак читләрендә сары-коңгырт таплар барлыкка килә. Ул торган саен арта һәм яфрак тирәли каймага әверелә.
Чара - калий сульфаты яки көл белән тукландырырга.
Азотка кытлык - томатның яфрак читләре саргая һәм иске яфраклары коела. Кәлшә озынаеп киткән төсле була, хәлсез күренә, яфраклары ваклана. Ачык яшел, бераз сары төсмере дә булган төскә керә. Сабагы йомшара.
Чара - мочевина яки кычыткан төнәтмәсе кулланырга була. Тик чама белән, артыкка китсә, зыян китерүе бар.
Тимер җитми - яшь яфракларның очларына таба төсләре ачыграк була. Яфрак җепселләре шул ук юнәлештә ачыграк төскә керә, бары читләре генә куе яшел булып кала. Шулай ук үсешендә тоткарлык сизелә, чәчкәләре ваклана.
Чара - тимер купоросы белән эшкәртергә.
Кальций аз - яфраклары куырыла, ямьсезләнә. Помидорларда черек барлыкка килә.
Чара - кальций селитрасын яки кальций хлоридын яфракларына сибәргә.
Хәлсез яфраклар өчен «тәмлүшкә»:
10 л суга 10 г чи чүпрә, 4 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга. Аны 1–2 көн тотып әчетергә. Аннары бер өлеш эремәгә ун өлеш су салып, помидор төпләренә сибәргә. Бу ысулны кулланганнан соң яфраклары яшелләнеп, помидор үзе ныгып китә. Әлеге катнашмага бераз гына йод салып сибү дә файдага булыр. Бу – бердән, тукландыру булса, икенчедән, корткыч бөҗәкләр һәм гөмбәчекләрдән саклау чарасы да.
Бу киңәшләр белән "Авыл хатыны" төркеме уртаклаша.