Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 март 2023, 19:27

Ә сез челтәрләрне ничек агартасыз?

Кайбер хуҗабикәләр саргайган челтәрләрне агартыр өчен...

Ә сез челтәрләрне ничек агартасыз?
Ә сез челтәрләрне ничек агартасыз?

Яз да җитте. Бар дөнья ямьләнә. Өйдәге челтәрләрне алмаштырырга була.  Ап-ак челтәрләр дә өйгә башка төрле ямь бирә бит. Әмма ак пәрдәләр күпмедер вакыт үткәч саргая башлый, матурлыгын югалта. Әгәр шундый хәлгә тарыдыгыз икән, аларны ташларга бер дә ашыкмагыз. Мондый челтәрне җиңел генә ысул белән агартырга мөмкин.

Моның өчен тоз һәм яшел су (зеленка) гына кирәк булачак. Челтәрне кичтән җылы суга җебетергә салырга, иртән кер порошогы белән юарга кирәк булыр.

Ары таба 0,5 литр җылы суга 3 аш кашыгы исәбеннән эре тоз кушарга һәм челтәрне тозлы суга салып, кимендә 3-4 сәгать тотарга. Вакыт үткәч тозлы суга 1-2 тамчы яшел су (зеленка) өстәргә дә челтәрне әйләндергәләп, яшькелт суда чайкарга.

Тоз аны ныгыта, катыландыра, яшел су агарта. Челтәр яңарып, матурланып китәчәк.

Автор:
Читайте нас: