Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 март 2023, 19:48

Теплицада яхшы үскән помидор сортлары

Ә сезнең нинди яраткан сортларыгыз бар?

Тәҗрибәле бакчачылар теплицада помидорның индетерминант типтагысын үстерәләр. Тик индетерминант типтагы помидорлар 2 метрга кадәр үсә, аның артык сабакларын кисеп, 1-2 сабак кына калдыралар. Әлеге киңәшләр белән "Кызыл таң" гәзите уртаклаша. 

һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Күпләр теплицада “Розовая мечта”, “Орлиное сердце”, “Батяня”, “Бакинский великан”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант” кебек сортларны үстерә. Аларның помидорлары эре, итле була һәм уңышны да күп бирә.

Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “ Финик сибирский”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур. 

Автор:
Читайте нас: