Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 март 2023, 07:00

Яран гөлләрегез җәй буена чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез

 Нәкъ менә хәзер аларның тәрбиясе белән шөгыльләнер вакыт.

Яран гөлләрегез җәй буена чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез
Яран гөлләрегез җәй буена чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез

Яранны жәлләп кисмәгез! Яран гөле кискәнне ярата, аннары яшәреп, куе булып үсеп китә ул. Ләкин бу кагыйдә яраннарның «королевский» һәм «ангельский» сортларына кагылмый. Аларда чәчәк бөреләре кышын ук ярала.

Шулай ук тамырлары зәгыйфь яранны да кисми торырга кирәк.

Игътибар итсәгез, яранның сабагы буыннардан тора. Һәр буын – йоклаучы бөре. Әлеге бөредән яңа тармак үсеп чыга ала. Буынны табуы кыен түгел, коры кабырчык кебек булып тора ул. Кайчандыр монда яфрак үскән.
Яранны кискәндә һәр төптә шундый 3-5 буын калдырырга кирәк. Бер төптә 5 тармактан да артык калдырмагыз. Югыйсә гөл куагы артык куерып китәчәк.

Киселгән яраннарга бик күп яктылык кирәк. Кояш нуры – иң яхшы үсеш стимуляторы. Азотлы ашламалар куллану да яранның үсешен тизләтә.

Кискәннән соң, гөлләрне яңа туфракка күчереп утырталар.

Күчереп утырткан вакытта чүлмәкнең зурлыгын дөрес билгеләү мөһим. Яшь тармакны зур савытка утыртасыз икән, ул тиз генә көчәеп китә алмаячак, чөнки зур савытта туфрак күп була, андагы дымны кечкенә гөл алып бетерә алмый, тамырлары чери башлый.

Яран гөл пластик чүлмәккә караганда, балчык савытта яхшырак үсә. Пластиктан аермалы буларак, балчык чүлмәк артык дымны һәм судагы тозларны чүлмәк тышына чыгара.

Баштагы мәлләрдә киселгән яраннарга суны чамалап кына сибәргә кирәк.

Кискәннән калган тармакларны ташламагыз. Аларны тамырландырып, җәй көне бакчага чыгарып утырта аласыз. Яран гөлнең тармагы дымлы туфракта тиз тамырлана. Тамырландырасы тармаклардагы бер-ике яфракны гына калдырып, аларны да яртылаш кисәргә кирәк. Тармакның аскы очын кыйгачлап кисеп, бер-ике сәгать кипшертәләр.
Яңа утыртылган тармакларны салкын тәрәзә төбенә куймагыз, салкында тамырлар яралмый. Тамырланганчы, суны чамалап кына сибәләр.
Сулы банкада да тамырландырырга була.

Яшь яраннарны бакчага җәй башында, кыраулар беткәч утырталар.

ВК төркеме

Яран гөлләрегез җәй буена чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез
Яран гөлләрегез җәй буена чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез
Автор:
Читайте нас: